Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе "РСК" ҖЧҖнең агынты суларны транспортлауга һәм "ГК Транзит" ҖЧҖнең җылылык энергиясен тапшыруга кагылышлы гаризаларын карады.
"РСК" ҖЧҖ тарафыннан тәкъдим ителгән тәкъдимне Дәүләт комитеты идарәсе хуплады.
"ГК Транзит" оешмасы тәкъдим иткән җылылык энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә бер ставкалы тарифлар Идарә тарафыннан килештерелмәде. Идарә әгъзалары оешманың чыгымнары турында тәкъдим ителгән мәгълүматны тиешле күләмдә нигезләнмәгән, дип санады. Оешмага исәп-хисапларны эшләп бетерергә һәм аларны раслаучы өстәмә документлар тапшырырга тәкъдим ителде.