12 сентябрьдә булып узган, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан Россия МКФХ УМҮ белән берлектә оештырылган "Каты коммуналь калдыклар: законнар һәм практика" дигән фәнни-гамәли конференция кысаларында чыгыш ясаганда ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил вазыйфаларын башкаручы Венера Камалова бүген эшкуарлык җәмәгатьчелеген борчый торган каты коммуналь калдыкларны җыю нормативлары турындагы мәсьәләнең ничек хәл ителүе турында сөйләде.
Исегезгә төшерәбез, кече бизнес вәкилләре, эшкуарлар фикеренчә, коммуналь калдыкларны җыю нормативларыннан канәгать түгел.
Каты коммуналь калдыкларны чыгару буенча төбәк операторының бердәм тарифы, Венера Камалова билгеләп үткәнчә, нормаль, ләкин аларны туплауга бәйле проблемалар бар. Һәм нормативларны яңадан карау эше башланган инде. Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил аппараты ТР Президентына кирәкле документларны юллаган. Әмма, ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил вазыйфаларын башкаручы билгеләп үткәнчә, бу процедура озак дәвам итәчәк. Шуңа күрә, норматив акт кабул ителгәнче, төбәк операторлары нинди дә булса сораулар килеп туган очракта, һәр эшкуар белән аерым-аерым аңлашачак.
"Эшкуарлар белән төбәк операторларының эше арасында баланс табу мөһим, – дип ассызыклады Венера Камалова. – Хәзер кайнар линия булдырылды, анда төбәк операторлары белән шартнамәдә төзүдә кыенлыклары булган барлык эшкуарларга консультация бирәләр".
Чыгышының ахырында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил вазыйфаларын башкаручы Дәүләт комитетына каты коммуналь калдыклар белән эшләү системасын реформалаштыру мәсьәләләрен карау буенча штаб эшенә чакырганы өчен рәхмәт белдерде һәм шул рәвешле барлык мәсьәләләрне дә оператив хәл итеп була, дип билгеләп үтте.