Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә закон реформасының беренче нәтиҗәләре һәм перспективалары турында бүген Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Уку-методика үзәгендә башланган "Каты коммуналь калдыклар: законнар һәм практика" фәнни-гамәли конференциясендә сөйләштеләр.
Россия МКФХ УМҮ белән берлектә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты оештырган конференция 2 көн дәвам итәчәк. Аның эшендә төбәкнең Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, ТР буенча Росприроднадзор идарәсе, ТР Президенты каршындагы Эшкуарларның хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил вазыйфаларын башкаручы, җирле үзидарә органнары, ТР төбәк операторлары һәм Татарстандагы муниципаль районнарның каты коммуналь калдыклар белән эшләү буенча операторлар вәкилләре, шулай ук күрше төбәкләрнең җайга салу органнары белгечләре катнаша.
2019 елның гыйнварыннан башлап республика каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа тәртибенә күчте. Конференцияне оештыручылар билгеләп үткәнчә, шактый практик эшләнмәләр бар, һәм бу тәҗрибәне гомумиләштерергә вакыт. Әмма иң мөһиме, каты коммуналь калдыклар белән эш итү темасын фәнни аңлау, фундаменталь фән күзлегеннән үзгәртеп кору проблемаларын анализлау өчен вакыт җитте. Нәкъ менә шуңа күрә фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре конференция эше белән кызыксынуларын белдерде: Казан (Идел буе) федераль университеты, Казан дәүләт медицина университеты, Казан милли тикшеренү технология университеты, Санкт-Петербург тау университеты укытучылары һәм фәнни хезмәткәрләре.
Шул ук вакытта, кирәк булганда нинди дә булса төзәтмәләр кертү һәм, ахыр чиктә, яңа системаны халык, кече һәм урта бизнес вәкилләре, каты коммуналь калдыклар белән эш итү процессында катнашучы операторлар өчен, әйләнә-тирә мохиткә зыян китермичә, җентекләп тикшерүне таләп итә торган практик мәсьәләләр һәм хәл ителмәгән проблемалар кала бирә.
Конференция иртәгә, 13 сентябрьдә дә дәвам итәчәк. Әгәр бүген каты коммуналь калдыклар белән эш итүне реформалау, бу өлкәдә фәнни-гамәли тикшеренүләр һәм коммуналь калдыклар белән эш итүдә заманча технологияләр куллануның практик тәҗрибәсе турында күбрәк сөйләшсәләр, иртәгә конференциядә катнашучылар тарифларны җайга салу, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә кулланырга мөмкин булган ККК һәм цифрлы технологияләр туплау мәсьәләләре турында фикер алышачак.