Эшче штабның 23 нче утырышы

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Бүген, 4 сентябрьдә, каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасын гамәлгә кертүгә бәйле мәсьәләләрне карау буенча эшче штаб утырышы булды.

Утырышта "ПЖКХ” ИК ҖЧҖ һәм "ГРИНТА" ҖЧҖ төбәк операторлары эшчәнлегенә үткәрелгән мониторинг нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова төбәк операторлары эшчәнлеген мониторинглау буенча хисап чираттагы финанс елына бердәм тарифларны исәпләү өчен база булып торачак, дип билгеләп үтте.

"ПЖКХ" ИК ҖЧҖ генераль директоры Сергей Богатов һәм "ГРИНТА" ҖЧҖ операцияләр директоры Александр Оленин 2020 елда эшчәнлек алып барачак каты коммуналь калдыкларны күмү һәм эшкәртү объектлары турында сөйләде. Кайбер күмү объектлары, гамәлдәге территориаль схема нигезендә, алга таба эксплуатацияләнергә тиеш түгел. Оешма вәкилләре башкарылган эшләр, чыгымнарны аерым исәпкә алу процессы, куелган бурычлар һәм алга таба үсеш планнары турында сөйләде.

Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Павлов төбәк операторларының ККК белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлеге буенча кергән мөрәҗәгатьләр турында мәгълүмат бирде.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев гражданнардан һәм юридик затлардан килгән мөрәҗәгатьләр белән эшләүгә, ККК белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлеккә игътибар юнәлтте. Шул ук вакытта система халыкка мөрәҗәгать итү һәм төбәк операторларыннан тиешле мәгълүмат алу өчен уңайлы булырлык итеп төзелгән булырга тиеш, дип тә ассызыклады. Нәтиҗәләр ясап, Александр Станиславович төбәк операторлары өчен алга таба бурычлар билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International