Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев Татарстан Республикасы көне белән котлады

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы! Кадерле дуслар!

Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне Татарстан Республикасы көне белән котлыйм!

Бу бәйрәм дус һәм тату яшәүче күпмилләтле һәм күп конфессияле халыкның бердәмлеге символы булып тора.

Без республикабызның бай тарихы һәм мәдәнияте белән горурланабыз. Татарстан икътисадый, социаль һәм мәдәни өлкәләрдә югары нәтиҗәләргә ирешеп, уңышлы һәм динамик рәвештә үсә. Без илебезнең иң алга киткән һәм уңышлы төбәкләренең берсендә яшибез.

Республика җитәкчелекнең һәм аның үсеше һәм чәчәк атуы өчен бөтен көчне куйган кешеләрнең бердәм эшенә бурычлы.

Безнең бердәмлегебез, хезмәт сөючәнлегебез Татарстан Республикасының алга таба да чәчәк атуына ярдәм итәр, киләсе елда республиканың 100 еллык юбилеен намус белән һәм лаеклы итеп билгеләп үтәргә һәм, гасырлык чиген узып, алга барырга ярдәм итәр, дип ышанам.

Чын күңелдән сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим!

ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе А.С. Груничев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International