Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 15-17 октябрьдә Ялтада "2019 елда тарифларны җайга салу һәм 2020 елга дәүләти җайга салу органнарының бурычлары" темасына Бөтенроссия семинар-киңәшмәсе узачак.
Семинарда катнашучылар җайга салынулы оешмаларның чыгымнарын аерым исәпкә алу тәртибе турында беләчәк, электр челтәре комплексында эталон принцибын куллану кагыйдәләре белән танышачак, тарифларны җайга салуны цифрлаштыру мәсьәләләре һ.б. турында фикер алышачак.
Тулырак мәгълүмат белән биредә танышырга була.