Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәтенең рәсми сайты хәбәр иткәнчә, ведомствоның эш төркеме бәя кую системасында яңа инструментлар турында фикер алышкан.
2019 елның 2 августында Россия Федерациясе Президенты тарафыннан имзаланган Электр энергетикасы турындагы законга үзгәрешләр кертү турындагы закон нигезендә тарифларны җайга салуның яңа институты – "көйләүче контракт" кертелә, ул, бәя куюны, инвестиция йөкләмәләрен һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең ышанычлылык һәм сыйфат критерийларын да кертеп, үзара мөнәсәбәтләрнең барлык кагыйдәләрен озак вакытка теркәү мөмкинлеген бирә.
Тулырак мәгълүмат: https://fas.gov.ru/news/28199