2019 елның 8 августында каты коммуналь калдыклар белән эш итү системасын реформалау кысаларында ведомство җитәкчесе Александр Груничев җитәкчелегендә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты белгечләре ККК полигоннары буенча чираттагы рейдны үткәрде.
Дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Николай Борознов һәм совет әгъзасы Мөнир Гафиятуллин катнашындагы комиссия Лениногорск, Азнакай, Әлмәт һәм Бөгелмә районнарында булды.
– Азнакай районы полигонын бүген үрнәк дип атарга була, – дип ассызыклады коммуналь калдыкларны күмү объектларын карап чыгуга йомгак ясап, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев. Ул агымдагы елның сентябрь-октябрь айларында Азнакай полигоны базасында ККК белән эш итү буенча район операторлары җитәкчеләре һәм коммуналь калдыклар белән эш итү мәсьәләләрен алып баручы район башкарма комитетлары белгечләре өчен күчмә семинар үткәрергә тәкъдим итте.
Азнакай районы полигоныннан тыш, комиссия караган объектларда иң зур проблема – керү юллары. Полигоннар әле тагын ничә ел файдаланылачак һәм аларга китерә торган юлларны ремонтларга кирәк. Ә муниципальара полигонның моның өчен тиешле ресурслары булган Лениногорск яки Әлмәт полигоннары базасында оештырылуын исәпкә алсак, аларга керү юлларын төзү беренче чиратлы бурыч булып тора.
Карау нәтиҗәләре буенча иң күп кисәтү Лениногорск полигонына кагыла. Полигонда объектка китерелгән чүп-чарны исәпкә алуда уңайсызлыклар тудыручы махсус транспорт хәрәкәтенең оештырылуына да, персонал өчен административ-көнкүреш комплексының булмавына да кагыла бу.
Лениногорск һәм Әлмәт районнары полигоннарында махсус техника тәгәрмәчләрен юу өчен махсус эремәле ванналар кулланылмый, чүпләр сортларга аерылмый.
Ведомство җитәкчесе Александр Груничев, рейдка йомгак ясап, полигоннарны карау барышында ачыкланган барлык җитешсезлекләр төбәк операторларының тарифларын җайга салганда исәпкә алыначак, дип ассызыклады.