Тарифларны җайга салу өлкәсендә законнардагы үзгәрешләр турында

2019 елның 9 августы, җомга

Вакытлыча ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары вазыйфаларын  башкаручы Лариса Хәбибуллина республиканың көньяк-көнчыгыш муниципаль районнары һәм җайга салынулы оешмалар җитәкчеләре белән киңәшмә барышында тариф карарларын кабул иткәндә Россия законнарындагы үзгәрешләр турында хәбәр итте.

– Быел Татарстан Республикасы буенча гражданнарның коммуналь хезмәтләр өчен түләвен арттыруның чик индексы 3% тәшкил итте. Гражданнарның гомуми түләү пакетында РФ Хөкүмәте билгеләгән әлеге күрсәткеч артмады, – дип ассызыклады Лариса Хәбибуллина.

Тарифларны җайга салуга бәйле законнардагы үзгәрешләр турында сөйләгәндә, ведомство җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы чарада катнашучыларның игътибарын коммуналь хезмәтләр өчен гражданнар түләвенең чик индексын арттырырга кирәк булган очракта карарлар кабул итүнең яңа механизмына юнәлтте.

Шулай итеп, җайга салынулы оешма тарафыннан концессион килешүдә яки инвестицион проектта каралган чараларны гамәлгә ашыру гражданнар түләвенең чик индексын арттырырга мөмкинлек бирә торган мөһим нигезләр булып тора ала.

Карар кабул итеп, вәкиллекле орган Татарстан Республикасы Президентына гражданнар түләвенең чик индексын арттыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итә, аннан документлар җыелмасын ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетына җибәрә, анысы кабул ителгән карарны ТР Президентына һәм килештерү өчен Россия МФХ җибәрә.

Җирле хакимият органнары документларны 10 ноябрьгә кадәр генә тапшыра ала, чөнки килешүнең вакыты бер ай дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International