ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе урынбасары Лилия Борисова социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчьяклы комиссиянең 31 июльдә булган утырышында 2019 елның 1 июленнән гамәлдә булган тарифлар һәм коммуналь хезмәтләр өчен гражданнарның түләү дәрәҗәсе турында хәбәр итте.
Халык өчен электр энергиясенә тариф 1 июльдән – 0,8%, газга 1,04%ка артты. "Казэнерго" ААҖ тарафыннан җибәрелә торган җылылык өчен тарифлар үсеше – 1,8%, "Татэнерго" АҖ тарафыннан җибәрелә торган җылылык өчен – 3%, җылылык белән тәэмин итүче башка оешмалар буенча 3% күләмендә артты. Казан шәһәрендә салкын су белән тәэмин итү 3,1% кыйммәтләнүгә карамастан, су чыгару хезмәтләре 8%, гомумән алганда, электр энергиясе, газ һәм җылылыкка түләүләр арту аермасын исәпкә алып, Казан буенча да, республика буенча алганда да гражданнарның квитанцияләрендә сумма, 2019 елның 1 гыйнварына карата 3% артмаган.
РФ Хөкүмәтенең 2018 елның 15 ноябрендәге 2490-р номерлы боерыгы нигезендә, Татарстан Республикасында коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә гражданнарның түләү дәрәҗәсен арттыруда менә шундый чик индекс билгеләнгән.
"Идел буе федераль округының башка субъектлары белән чагыштырганда, республикада тарифлар дәрәҗәсе уртача позицияләрдә. Бу хакта соңгы еллар динамикасы дәлилли, анда 9% алып 3% кадәр кимү күзәтелә", – дип билгеләп үтте Лилия Петровна үзенең "Коммуналь хезмәтләргә тарифларны дәүләти җайга салу турында" дигән темага ясаган чыгышында.