Көчәнеш астында эшләү

2019 елның 5 августы, дүшәмбе

31 июль-2 август көннәрендә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты белгечләре Татарстан Республикасының Болгар шәһәрендә булып узган, "Челтәр компаниясе" ААҖ тарафыннан оештырылган Көчәнеш астында эшләүнең беренче симпозиумында катнашты.

Симпозиум "Челтәр компаниясе" ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев рәислегендә узды.

Симпозиумның пленар сессияләре эше барышында түбәндәгеләр каралды:  "Челтәр компаниясе" ААҖдә көчәнеш астында эшләү методларын кертү тәҗрибәсе, Америка һәм Кытай тәҗрибәсе, "Челтәр компаниясе" ААҖ филиалында көчәнеш астында эшләү методын кертү һәм үстерү тарихы, Чистай электр челтәрләре, төрле инструментлар, саклану чаралары һәм техника, көчәнеш астында эшләү өчен кирәкле чаралар, шулай ук дөнья трендларына күзәтү ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International