Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, каты коммуналь калдыклар белән эш итү, җылылык белән тәэмин итү һәм җылылык энергиясен тапшыру хезмәтләре күрсәтү өлкәләрендә җайга салынулы хезмәтләр күрсәтүче оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен анализлау мәсьәләсе буенча 2019 елның I яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре буенча мәгълүматны һәм кирәкле материалларны тапшыру зарурилыгы турында хәбәр итә.
2018 елдагы эш нәтиҗәләре буенча мәгълүматны оешмалар билгеләнгән вакытта Татарстан Республикасында Ягулык-энергетика комплексы һәм торак-коммуналь хуҗалык оешмаларының тарифларны фаразлау һәм анализлау буенча бердәм мәгълүмати-аналитик системасы (ЕИАС РТ) аша тапшырырга тиеш.
Хисап тапшыру вакыты: 16.08.2019.
Мәгълүмати хат: 01.08.2019, № 3-27/2360.