Каты коммуналь калдыклар белән эшләү: яңа система юлында

2019 елның 31 июле, чәршәмбе

31 июль көнне каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасын кертү мәсьәләләрен карау буенча эшче штаб утырышында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты белгечләре тарафыннан каты коммуналь калдыкларны күмү объектларын тикшерү нәтиҗәләре, калдыкларны күмү операторлары тарафыннан гамәлгә ашырыла торган энергияне сак тоту программалары турында, шулай ук төбәк операторларының 2019 елның беренче яртыеллыгындагы эшчәнлек нәтиҗәләре турында хисаплар каралды.

Менделеев, Мөслим, Кукмара һәм Балык Бистәсе районнары полигоннарын карау нәтиҗәләре турында коммуналь өлкә оешмаларын җайга салу идарәсе башлыгы Лариса Хәбибуллина сөйләде. Шул ук районнарның җитәкчеләре энергияне сак тоту һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру программаларын гамәлгә ашыру турында хисап тотты. Утырышка рәислек итүче ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова каты коммуналь калдыкларны күмү операторларының игътибарын коммуналь калдыклар белән эш итү турындагы законнарның таләпләрен тайпылышсыз үтәргә кирәклегенә, энергияне сак тоту программаларын эшләү, булганнарында эшләнеп бетмәгән өлешләрен өстәмә эшләп бетерүнең кирәклегенә юнәлтте. 2020 елга тарифларны формалаштырганда аларның булуы, шулай ук тикшерүләр барышында ачыкланган җитешсезлекләре исәпкә алыначак.

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Павлов утырышта катнашучыларга 2019 елда идарәгә төбәк операторларына карата 11 шикаять керүе хакында хәбәр итте, шуларның 4се – "ГРИНТА" ҖЧҖ һәм 7се "ПЖКХ ИК" ҖЧҖ кагыла. Эшкуарлар, кагыйдә буларак, оешма җитәкчелегенең мөрәҗәгатьләргә йогынты ясамавына, түләүләрне исәпләү срокларына, тәртибенә һәм исәпләнгән түләүләрнең нигезле булу-булмавына, шулай ук күрсәтелгән хезмәтләр өчен алдан ук түләп кую таләбенә зарлана.

"ПЖКХ ИК" ҖЧҖ җитәкчесе Сергей Богатов, 2019 елның беренче яртыеллыгында "ПЖКХ ИК" эшчәнлеге турында хисап тотып, кече һәм урта бизнес оешмаларының төбәк операторы белән шартнамәләр төзергә теләмәвенә, шулай ук шәхси секторда яшәүчеләрне каты коммуналь калдыкларны чыгару һәм күмү буенча шартнамәләр белән тулысынча колачлап булмавына, шуның нәтиҗәсе буларак предприятиенең зыянга эшләү сәбәпләренә тукталды. Хәер, түләүләр җыюның тәкъдим ителгән графикларына караганда, тулаем алганда, аның, аз булса да, артуы күзәтелә. Сергей Богатов ел ахырына хәл, бәлки, үзгәрер, дигән ышаныч белдерде.

"Гринта" ҖЧҖ хисабы эшче штабның киләсе утырышына күчерелде, ул 2019 елның 8 августында Әлмәттә узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International