Каты коммуналь калдыклар белән эш итүгә кагылышлы мөрәҗәгатьләр ишетелми калмаячак

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты "Россия экология операторы" гавами-хокук компаниясенең "РЭО Радар" мәгълүмат системасын файдалануга тапшыруы турында хәбәр итә. Технологик платформа гражданнарның каты коммуналь калдыклар белән эш итү мәсьәләләре буенча хәбәрләрен җыярга, шулай ук коммуникациянең ике каналы ярдәмендә гомуми хәлне күзәтеп торырга мөмкинлек бирә:

  • тәүлек буе эшли торган call-үзәк: 8 (800) 600-90-08
  • сайт: radar.reo.ru

Теләге булган һәркем калдыкларны җыю яки эшкәртү мәсьәләләре буенча "кайнар линия"гә яки сайтка тиз арада мөрәҗәгать итә, шулай ук үз шәһәрләрендәге хокук бозулар турында хәбәр итә һәм фотографияләр яки видео терки ала.

"Россия экология операторы" ГХК хәбәрләрне тикшерәчәк һәм эшкәртүдән соң конкрет территориягә беркетелгән төбәк операторына ("ПЖКХ" ИК" ҖЧҖ һәм "ГРИНТА" ҖЧҖ) җибәрәчәк.

"РЭО Радар" системасында Россия Федерациясе субъектлары вәкилләре һәм төбәк операторлары өчен шәхси кабинет булдырылган. Бу территорияләрдәге вәзгыятьне күзәтеп торырга һәм анализларга, шулай ук барлык җитешсезлекләрне оператив рәвештә бетерергә ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International