Россия электр энергетикасы оешмаларының нәтиҗәле эше һәм үсеш перспективалары

2019 елның 23 июле, сишәмбе

2019 елның 10-11 октябрендә "Управление ЖКХ" мәгълүмат порталы Мәскәү шәһәрендә "Россия электр энергетикасы оешмаларының нәтиҗәле эше һәм үсеш перспективалары" III Бөтенроссия гамәли семинарын үткәрәчәк.

Эш программасы кысаларында түбәндәге мәсьәләләр турында фикер алышу тәкъдим ителә:

- Базар закончалыгының бүгенге торышы һәм планлаштырылган үзгәрешләре;

- Челтәр һәм сату оешмаларының үзара хезмәттәшлеге. Электр энергетикасы тармагында тарифларны һәм монополиягә каршы җайга салу;

- Электр энергиясен интеллектуаль исәпкә алу;

- Челтәрләргә технологик тоташтыру. ГП статусыннан мәхрүм итү;

- Килешү мөнәсәбәтләре. Челтәрле егәрлек резервына түләү. Энергияне саклау эшчәнлеген лицензияләү.

Чыгыш ясау өчен Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы, Россия Федерациясе Энергетика министрлыгы, Монополиягә каршы федераль хезмәт, гарантияле тәэминатчылар һәм энергия сатучы компанияләр ассоциациясе, "МРСК центр" ГАҖ, "Россети" ГАҖ белгечләре һәм эксперт-гамәлчеләр чакырылачак.

Тулырак мәгълүматны һәм чараның программасын монда алырга була. 

Өстәмә мәгълүмат алу һәм практик форумда катнашуны раслау өчен проектның координаторы белән телефон аша элемтәгә керергә кирәк: +7-925-879-40-95, +7-499-372-10-39, e-mail: d.puhov@od-group.ru, Пухов Дмитрий Сергеевич.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International