Кичә, 18 июльдә, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасын кертү мәсьәләләрен карау буенча эшче штабның чираттагы утырышы булды.
Утырыш барышында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының коммуналь өлкә оешмаларын җайга салу идарәсе башлыгы Лариса Хәбибуллина республиканың Зәй, Кама Тамагы һәм Теләче районнарында ККК күмү полигоннарын тикшерү нәтиҗәләре турында хәбәр итте.
Кама Тамагы районында коммуналь калдыкларны күмү операторы булып торган "Благоустройство" ҖЧҖ җитәкчесе штабка ККК белән эш итү эшчәнлеген оештыру турында сөйләде.
"ПЖКХ ИК" ҖЧҖ җитәкчесе Сергей Богатов хисабы штаб әгъзаларында шактый сораулар тудырды. Барыннан элек, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничевны компания тарафыннан каты коммуналь калдыкларны чыгарган өчен түләүләр җыюның кимүе шаккатырган. Сергей Богатов моны индивидуаль торак төзелешләрдә язылган күрсәткечләр саны буенча актуаль мәгълүматлар базасы булмау белән аңлатты.
Тариф ведомствосы башлыгы штабның киләсе утырышына, "ПЖКХ ИК" мәгълүматлары буенча, түләүләр җыюның кимүе күзәтелә торган җирлекләр исемлеген әзерләргә һәм район башкарма комитеты вәкилләре белән берлектә мондый кимү сәбәпләрен ачыкларга кушты.
Эшкуарлар фикеренчә, шәхси эшкуарлар һәм кече бизнес сәүдә оешмалары белән каты коммуналь калдыкларны чыгару өчен түләүләрнең артуы штаб утырышында кискен дискуссия уятты.
Штаб утырышына чакырылган шәхси эшкуар Дамир Бикмуллин сөйләгәнчә, чүп чыгарган өчен 2019 елда түләү берничә мәртәбә арткан. Моңа бәйле рәвештә кибет биләгән мәйданга нигезләнгән ККК туплану нормативы буенча да түләү арта икән. Өч-дүрт кеше эшли торган азык-төлек сатмый торган кибет төбәк операторы түләү исәпләгәндә килеп чыга торган мондый күләмдәге калдыкларны билгеләмә буенча туплый алмый.
"Әйе, түләүләр исәпләүнең мондый тәртибен регламентлый торган норматив документлар бар, әмма аңлы алым булырга тиеш. Юристларыгызны эшләргә мәҗбүр итегез, – дип ассызыклады төбәк операторлары җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп Александр Груничев. – Күчеш чорына нормативны үзгәртү буенча тәкъдимнәр әзерләгез. Коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең берничә тәртип арткан очракта эшкуарның шартнамәләр төзүдән булдыра алганча читләшәчәге аңлашылып тора ич. Йә булмаса иртәгә ул товарга бәя арттырачак. Моннан кемгә яхшы булыр?"
Сүз уңаеннан, Эшкуарлык буенча республика советы һәм Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил институты да каты коммуналь калдыклар туплану нормативларын яңадан карау инициативасы белән чыккан.