Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тариф хасил итүнең эталон принцибы гамәлгә кертеләчәк

2019 елның 16 июле, сишәмбе

Бу хакта, 2019 елның 4 июлендә РФ Хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән 855 номерлы карарга сылтама ясап, Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең рәсми сайтында хәбәр ителә. Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте тарафыннан эшләнгән документ, ведомство җитәкчесе урынбасары Виталий Королев сүзләренә караганда, якын арада кулланучыларга тариф йөкләнешен киметергә мөмкинлек бирәчәк.

"Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә эталон чыгымнарын гамәлгә кертү тарифларны җайга салуның алдан фаразлануын һәм үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системасы кысаларында тарифларның шактый вариативлыгын чикләү мөмкинлеген бирәчәк", – дип ассызыклый Виталий Королев.

Материалны тулысынча  Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең рәсми сайтында  укыгыз.

Документ белән биредә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International