РФ Дәүләт Думасы җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә челтәр оешмалары критерийларын кертү турында закон проекты әзерли

2019 елның 8 июле, дүшәмбе

Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәтенең рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, хәзерге вакытта Россия Федерациясе Хөкүмәте җылылык челтәре хуҗаларын җылылык челтәрләре оешмаларына кертү критерийларын раслау вәкаләтләрен беркеткән закон проекты Дәүләт Думасында икенче укылышта кабул итүгә әзерләнә.

Мондый критерийларны закон нигезендә ныгыту зарурлыгы күптән туды инде. Хәзерге вакытта гамәлдә булган законнардагы җитешсезлекләр, РФ МФХ белгечләре фикеренчә, намуссыз оешмаларга тиешле базарга керергә, 1 метр торба алырга һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешма булырга мөмкинлек бирә. Челтәр активының ваклануы да тармакка тискәре йогынты ясый, беренче чиратта, котылгысыз рәвештә соңгы кулланучылар өчен ресурс бәясен арттыруга китерә.

Россия Монополиягә каршы федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Виталий Королев сүзләренә караганда, җылылык, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендәге проблемаларны комплекслы хәл итү өчен гамәлдәге законнарга челтәр оешмаларының катгый критерийларын кертергә кирәк.

"Мондый алым инде күптәннән электр энергетикасы өлкәсендә бар һәм үзен уңай яктан күрсәтте, – дип шәрехли Виталий Королевны ведомство сайты. – Бу тарифларны хасил итүдән арадашчыларга чыгымнарны төшереп калдырырга, икенче яктан – кулланучылар мәнфәгатьләрен якларга һәм тарифлар үсешен тоткарларга мөмкинлек бирәчәк".

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International