ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты республиканың кайбер оешмаларына инженерлык челтәрләренә тоташтырган өчен түләү күләмен билгеләде

2019 елның 5 июле, җомга

Бүген, 5 июльдә үткәрелгән Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе утырышында яңа төзелешләрне һәм социаль объектларны Казан, Әлмәт һәм Яр Чаллы ресурс белән тәэмин итүче оешмаларының инженерлык челтәрләренә тоташтырган өчен түләү күләме расланды.

Утырышта 7 мәсьәлә каралды, аларның өчесе Яр Чаллыда, Әлмәттә һәм Казанда бер яңа төзелеш буенча яңа торак комплексларны инженерлык челтәрләренә тоташтырган өчен түләү билгеләүгә кагылышлы иде. Бер мәсьәлә республика башкаласында Р. Гәрәев урамы буенча ике яңа мәктәпне җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыру өчен түләү билгеләүгә кагылышлы иде.

Түләүләрне килештерү этабында барлык мәсьәләләр буенча, берсеннән тыш, сметаларны исәпләүдә ресурс белән тәэмин итүче оешмалар белән ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты арасында аңлашылмаучанлык килеп туды. Әмма предприятиеләрнең дәлилләре ышандырырлык булмады.

Шуңа күрә бүгенге утырышта Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе карары нигезендә ведомствода исәпләнгән киметүле төзәтмәләрне исәпкә алып, түләү күләме билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International