Каты коммуналь калдыкларны эшкәртү һәм күмү буенча Түбән Новгород тәҗрибәсе

2019 елның 3 июле, чәршәмбе

Бүген, 3 июльдә, коммуналь өлкә оешмаларын җайга салу идарәсе башлыгы Хәбибуллина Лариса Васильевна Түбән Новгород өлкәсенең тарифлар буенча төбәк хезмәте җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Алешина Юлия Леонидовна белән берлектә "Нижэкология - НН" ҖЧҖ каты коммуналь калдыкларны эшкәртү һәм күмү объектларында булды.

Өлкә территориясендә 7 төбәк операторы билгеләнгән, аларның 5сендә ККК күмү өчен заманча полигоннар бар. Шул рәвешле коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә конкурентлы мохит булдырылган.

2012 елда файдалануга тапшырылган шундый объектларның берсе – Түбән Новгород һәм Дзержинский арасында урнашкан "МАГ-1" муниципальара полигоны. Бу – калдыкларның әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынтысын сизелерлек киметә торган масштаблы һәм катлаулы инженер-техник корылма. Бүген Россиядә "МАГ-1" аналоглары юк.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты белгечләре бәяләвенчә, Түбән Новгород тәҗрибәсе муниципальара полигоннар һәм каты коммуналь калдыкларны эшкәртү объектлары төзелеше буенча инвестицион проектлар эшләгәндә Татарстан Республикасы өчен файдалы булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International