2019 елның 4 июлендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышында Яр Чаллы шәһәрендәге яңа төзелеш объектларын технологик тоташтыру өчен түләү килештерү мәсьәләләре каралды.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты комиссиясе утырышында Яр Чаллы шәһәренең М.Җәлил проспекты һәм 63 нче микрорайонындагы күпкатлы төзелеш объектларын "ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ" ҖЧҖнең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системасына тоташтыруга түләү килештерү мәсьәләләре каралды.
Мәсьәләләрне караганда су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларына тоташтырган өчен түләү күләмендә ташыла торган грунт күләмен һәм эшләрне башкаруның җайсыз шартларын исәпкә алу өлешендә аңлашылмаучанлык килеп чыкты. ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты "ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ" ҖЧҖ инженерлык челтәрләренә тоташтырган өчен түләү билгеләү мәсьәләләре буенча үз дәлилләренең нигезле булуына ышандырды.
Моннан тыш, комиссия утырышында "Тәтеш җылылык челтәрләре предприятиесе" ААҖ, "Кама Тамагы коммуналь челтәрләре" ААҖ һәм "Куйбышев Затон коммуналь челтәрләре" ААҖ карата бәя кую тәртибен үтәү буенча тикшерү нәтиҗәләре каралды. Тикшерү барышында ачыкланган бозулар киләсе тариф чорына тарифларны билгеләгәндә исәпкә алыначак.