ТКХ мәсьәләләре буенча Эксперт советы каршындагы эш төркемнәре утырышы

2019 елның 28 июне, җомга

25 һәм 27 июнь көннәрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты вәкилләре ТКХ мәсьәләләре буенча Эксперт советы каршындагы эш төркемнәренең видеоэлемтә рәвешендә уздырылган утырышларында катнашты.

25 июньдә каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча эш төркеме утырышы барышында каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасына күчкәндә калдыклар белән эш итү өлкәсендә шартнамәләр төзү; аукционнар үткәрү; контейнерлар сатып алу һәм контейнер мәйданчыкларын карап тоту йөкләмәләренә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде.

27 июньдә ТКХ мәсьәләләре буенча Эксперт советы каршындагы җылылык, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу буенча эшче төркем утырышында ресурс белән тәэмин итүче оешмалар һәм кулланучылар арасында турыдан-туры шартнамәләргә күчкәндә тарифларны җайга салуның проблемалы мәсьәләләре каралды.

Каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча эш төркеме утырышыннан видеотрансляцияне карарга була бу сылтама буенча: https://yadi.sk/i/hSsDo__g5KNmRg

Җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу буенча эшче төркем утырышыннан видеотрансляцияне карарга була бу сылтама буенча: https://yadi.sk/i/yrWEJrjkcZXRvw

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International