Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторлары эшчәнлеген карау буенча эш штабының чираттагы утырышы узды

2019 елның 26 июне, чәршәмбе

Бүген, 2019 елның 26 июнендә, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты (алга таба – Дәүләт комитеты) җитәкчесе урынбасары Лилия Борисова рәислегендә каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасын гамәлгә кертүгә бәйле мәсьәләләрне карау буенча эш штабының чираттагы утырышы узды.

Лилия Борисова киңәшмәдә катнашучыларга Россия экология операторының каты коммуналь калдыклар белән эш итү мәсьәләләре буенча гражданнар мөрәҗәгатьләренә вакытында җавап бирергә тиешле "Радар" системасын эшләтеп җибәрүе турында хәбәр итте. РЭО гражданнардан закон бозулар турында сигналлар һәм ике канал буенча шикаятьләр кабул итә: "кайнар линия" телефоны: 8 800 600 9008 һәм сайт аша: radar.reo.ru.

Дәүләт комитеты рәисе урынбасары төбәк операторларының игътибарын каты коммуналь калдыкларны чыгару өчен махсус техника сатып алуга бәйле мәсьәләләрне җайга салуга юнәлтте. Тарифта транспортка кагылышлы өлеш иң зурысы.

Тарифның күләме, күпмедер дәрәҗәдә, төбәк операторлары тарафыннан энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген күтәрү чараларын гамәлгә ашыруга да бәйле. Тиешле программаларны эшләү кирәклеге хакында Лилия Борисова да искәртте. "Программаларда тарифларны формалаштырганда исәпкә алына торган күрсәткечләр бар. Һәм аларны арттыру мөмкин түгел", – дип ассызыклады ул.

Киңәшмә барышында төбәк операторлары чүп җыю мәйданчыкларын – контейнерлар, полигоннарны үлчәү җайланмалары белән җиһазландыру турында хисап тапшырды.

Штаб утырышында шулай ук Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учреждениеләр өчен каты коммуналь калдыкларны җыю нормативларын үзгәртү турында да фикер алыштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International