Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең "Укыту-методика үзәге" ФДАУ базасында каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторлары эшчәнлеген карау буенча эшче штабның киңәйтелгән утырышы узды (алга таба – Штаб). Чарада Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте вәкилләре, Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе, "ПЖКХ" ИК" ҖЧҖ һәм "ГРИНТА" ҖЧҖ төбәк операторлары, шулай ук җайга салучылар, Штабта катнашучылар һәм Идел буе федераль округының тарифларны җайга салу органнары вәкилләре катнашты.
Штаб "ККК белән эшләү системасы: тәҗрибә, проблемалар һәм аларның чишелеш юллары. Тармак үсеше" пленар утырышыннан башланып китте. Кереш сүз белән чыгыш ясап, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасына күчү турында җентекләп сөйләде. Презентация >>
Россия МФХ вәкилләре докладлар һәм күрсәтмә материаллар белән чыгыш ясады.
Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә җайга салу идарәсенең монополиягә каршы контроль бүлеге башлыгы Ирина Касаткина үзенең чыгышында каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен хәл итүче оешмалар тарафыннан мәгълүмат ачу стандартлары, монополиягә каршы контроль, шартнамәләрне төзү тәртибе, көндәшлекне үстерү буенча Юл картасы кебек актуаль мәсьәләләрне тәкъдим итте. Презентация >>
Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәтенең төбәк тарифларын җайга салу идарәсенең ТКХ һәм тимер юлда йөк ташу өлкәсендәге шикаятьләрне карау бүлеге башлыгы урынбасары Андрей Нестеров каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә җайга салу турында сөйләде. Үзенең докладында Нестеров Андрей коммуналь калдыклар белән эш итүнең территориаль схемаларын раслау һәм төбәк операторлары чыгымнарының нигезле булу-булмавы турында сөйләде. Презентация >>
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Һадиев Таһир Галимҗан улы: "Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге реформа кысаларында законнарны, шул исәптән, беренче чиратта, контейнер мәйданчыклары урнаштыру һәм чүпне аралап җыю өлешендә, тулыландырырга кирәк", – дип белдерде.
Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе Хәйретдинов Фәрит Йосыф улы экология һәм әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаган өчен түләү проблемаларына игътибар юнәлтте.
Аннан соң "Төбәк тәҗрибәсе" сессиясе булды, анда чыгыш ясаучылар тарафыннан түбәндәге мәсьәләләр кузгатылды:
- Россия Самара МФХИ җитәкчесе Л.Л.Пак каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсен җайга салуның аерым аспектларына тукталды Презентация >>;
- Россиянең Чуаш МФХИ җитәкчесе урынбасары В.В.Котеев Чуаш МФХИ эш тәҗрибәсе турында, аерым алганда, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге проблемалы мәсьәләләр өлешендә, хәбәр итте. Презентация >>;
"Гринта" ҖЧҖ генераль директоры Светлана Ярлыченко штабта катнашучыларны агымдагы эшчәнлек һәм актуаль мәсьәләләр белән таныштырды. "Гринта" ҖЧҖ презентациясе >>
"ПЖКХ"идарәче компаниясе генераль директоры Сергей Богатов үзенең презентациясен түбәндәге тема буенча тәкъдим итте: "Калдыклар" автоматлаштырылган мәгълүмат системасы мультисервис платформасы базасында РФ субъектында калдыклар белән эш итү тармагын камилләштерү буенча тәкъдимнәр". "ПЖКХ" ИК презентациясе >>
Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторлары эшчәнлеген карау буенча эшче штабның киңәйтелгән утырышында дискуссия булды, анда катнашучылар сорау-җавап форматында калдыклар белән эш итү реформасы кысаларында проблемаларны хәл итү турында фикер алышты.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Л.П.Борисова йомгак ясады: "Штаб нәтиҗәләре буенча норматив-хокукый документларга, законнарга калдыклар белән эш итү өлешендә үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләнәчәк".