Семинар-киңәшмә булачак

2019 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

2019 елның 18-20 июнендә Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең "Укыту-методика үзәге" федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында "Каты коммуналь калдыклар белән эш итү системасы: тәҗрибә, проблемалар һәм чишелеш юллары. Тармак үсеше" темасына семинар-киңәшмә узачак.

Спикерлар буларак түбәндәгеләр чыгыш ясаячак: Россия МФХ, башкарма хакимиятнең федераль органнары, тарифларны җайга салу органнары һ. б.

Чарада каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге реформаның беренче нәтиҗәләре, тармакның өстенлекле бурычлары аталачак. Программа карарлар эшләү буенча эксперт дискуссияләрен үз эченә ала, алар киләчәктә гамәли кулланылыш табачак.

Дискуссия темалары: тарифларны җайга салу, законнардагы үзгәрешләр, калдыклар белән эш итү өлкәсендәге программаларны гамәлгә ашыру, төбәк операторлары эшчәнлеге, каты коммуналь калдыклар базарында шартнамәләр белән эшләү.

Семинар-киңәшмә Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Укыту-методика үзәгендә узачак, түбәндәге адрес буенча: Казан шәһәре, Оренбург тракты ур., 24

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International