Дару препаратларын һәм медицина хезмәтләре күрсәтүне дәүләти җайга салу мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова рәислегендә дару препаратларын һәм медицина хезмәтләре күрсәтүне дәүләти җайга салу мәсьәләләре буенча эш киңәшмәсе узды. Чара эшендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды һәм "Таттехмедфарм" ДУП вәкилләре катнашты.

Киңәшмәдә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Гомер өчен кирәкле дару препаратлары исемлегенә кертелгән дару препаратларын фактик сатып җибәрү бәяләренә күмәртәләп һәм ваклап сату буенча чик дәрәҗәдә өстәмәләрне дәүләти җайга салу турында;

 2. "Татарстанның медицина техникасы һәм фармациясе" дәүләт унитар предприятиесенең сатып алу, кабул итү, сыйфатны тикшерүдә тоту, саклау һәм транспортлау процедураларын тәэмин итүгә өстәлгән чыгымнарын дару чаралары, дәвалану өчен махсус туклану продуктлары, медицина эшләнмәләре, иммунобиологик препаратлар һәм йогышсызландыру өчен чаралар сатып алу, 2019 елга медицина техникасын ремонтлау һәм техник хезмәт күрсәтү буенча хезмәтләр күрсәтүгә сатып алу бәяләренә карата процент бәрабәрендә карау турында;

3. Түләүсез ярдәм күрсәтүнең дәүләт гарантияләре программасы буенча кеше организмына урнаштырыла торган медицина эшләнмәләре исемлегенә кертелгән медицина эшләнмәләренә бәяләрне дәүләти җайга салу турында;

4. Татарстан Республикасында түләүле медицина хезмәтләре турында.

Очрашу азагында чарада катнашучыларга беркетмә йөкләмәләре бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International