Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында Каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторлары эшчәнлеген карау буенча эш штабының чираттагы утырышы булды.
Штабның алдагы утырышларының беркетмә йөкләмәләрен үтәүгә йомгак ясаганнан соң, катнашучылар муниципальара полигоннарны урнаштыру планлаштырыла торган өлешендә калдыклар белән эш итүнең территориаль схемасына ихтимал үзгәрешләр турында фикер алышты.
"ПЖКХ" ИК" ҖЧҖ һәм "Гринта" ҖЧҖ вәкилләре үз чыгышында шартнамәләр төзү, бюджет оешмалары белән эш итү өлкәсендә төбәк операторларының хезмәт күрсәтүләренә түләү исәпләү һәм түләүгә бәйле хәлләр турында сөйләде.
Штабта катнашучыларның сорауларына Дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан оператив рәвештә җаваплар бирелде.