Килештерү комиссиясе утырышы булды

2019 елның 28 мае, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова Килештерү комиссиясе утырышын үткәрде, анда комиссия әгъзалары көн тәртибендәге мәсьәләләрне карады:

  1. Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты һәм "ПЖКХ" ИК" ҖЧҖнең Көнбатыш зонасы буенча төбәк операторы катнашында "Волжанка" муниципаль унитар предприятиесе өчен каты коммуналь калдыкларны күмүгә чик дәрәҗә тариф килештерү турында;

 

  1. "Алабуга" сәнәгый-җитештерү тибындагы махсус икътисад зонасы" АҖ карата тикшерүнең башлангыч нәтиҗәләрен карау турында.

 

Көн тәртибендәге беренче мәсьәләгә кагылышлы эш буенча вәкаләтле вәкил Дәүләт комитеты позициясен тәкъдим итте, шуннан соң "Волжанка" МУП вәкилләре күмүнең күләме һәм административ-идарә персоналына тотылган чыгымнар өлешендә үзләренең өстәмә ризасызлыклары турында хәбәр итте. Дәүләт комитеты белгечләреннән җентекле аңлатмалар җиткерелде.

 

Фикер алышу нәтиҗәләре буенча Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан "Волжанка" МУП өчен каты коммуналь калдыкларны күмүгә чик дәрәҗә тарифлар раслау турындагы мәсьәләне Идарә карамагына кертү карары кабул ителде.

 

"Алабуга" сәнәгый-җитештерү тибындагы махсус икътисад зонасы" АҖ карата тикшерүнең башлангыч нәтиҗәләре буенча икенче мәсьәләгә килгәндә, аны Дәүләт комитеты Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышына чыгару турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International