Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Александр Штром Идарәнең чираттагы утырышын уздырды. Утырышның көн тәртибенә "Яңа Чишмә торак-коммуналь хуҗалыгы" муниципаль унитар предприятиесе өчен эчәргә яраклы суга, "Экопарк" идарәче компаниясе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте өчен каты коммуналь калдыкларны эшкәртүгә һәм "Территориаль җылылык челтәре компаниясе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан җылылык энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә тарифлар раслау турындагы мәсьәләләр кертелгән иде.
|
"Яңа Чишмә торак-коммуналь хуҗалыгы" МУП һәм "Территориаль җылылык челтәре компаниясе" ҖЧҖ өчен тарифларны раслау мәсьәләләре буенча тиешле карар кабул ителде, ул дәүләт теркәвенә алынганнан соң Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында басылып чыгачак һәм ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак, ә "Экопарк" идарәче компаниясе" ҖЧҖ тариф эшен кире соратып алды.
|