Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсе утырышы булды

2018 елның 20 апреле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Идарәнең чираттагы утырышы үтте, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Кулланучыларга "Ремонтно-сервисная служба-Комфорт" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан бирелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) тарифларны билгеләү  турында.

2.«ДОМКОР» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объектын - «Чаллы шәһәренең п. ГЭС 23 нче районында М.Җәлил проспектындагы тоташтан- кушып төзелгән торак булмаган урыннары һәм җир асты машина кую урыннары каралган, тышкы инженерлык челтәрләре булган  күпкатлы торак йортлар. Поз.1 торак йорты"н «ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең ташландык суны чыгару үзәкләштерелгән системасына кушкан (технологик тоташтырган) өчен түләүне билгеләү турында.

3. «Эко-Строй» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объектын - «Чаллы шәһәре, Җитештерү юлы, 27 адресы буенча урнашкан җитештерү базасы"н  «ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең салкын су белән тәэмин итү үзәкләштерелгән системасына кушкан (технологик тоташтырган) өчен түләүне билгеләү турында.

4. «Эко-Строй» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объектын - «Чаллы шәһәре, Җитештерү юлы, 27 адресы буенча урнашкан җитештерү базасы"н  «ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең ташландык суны чыгару үзәкләштерелгән системасына кушкан (технологик тоташтырган) өчен түләүне билгеләү турында.

5. Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының "Казан дәүләт медицина университеты" федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесе объектын - «Әмирхан урамы, 16 адресы буенча тулай торак"ны Казан шәһәренең «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесенең салкын су белән тәэмин итү үзәкләштерелгән системасына кушкан (технологик тоташтырган) өчен түләүне билгеләү турында.

6. Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының "Казан дәүләт медицина университеты" федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесе объектын - «Әмирхан урамы, 16 адресы буенча тулай торак"ны Казан шәһәренең «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесенең ташландык суны чыгару үзәкләштерелгән системасына кушкан (технологик тоташтырган) өчен түләүне билгеләү турында.

Каралган мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар, дәүләт теркәвен узганнан соң, Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында басылып чыгачак һәм ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International