Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы үтте, анда көн тәртибенә кертелгән түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Китерү тимер юлларында «Тайд-фойл» фирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан күрсәтелә торган транспорт хезмәтләренә чик максималь тарифларны килештерү турында.
2. Әгерҗе шәһәре кулланучылары өчен «Таткоммунэнерго» республика җитештерү берләшмәсе» акционер җәмгыяте тарафыннан бирелә торган кайнар су белән тәэмин итүнең ябык системаларындагы кайнар суга тарифларны килештерү турында.
Мәсьәләләр Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенә карау өчен кертелде.