Установление размера платы за технологическое присоединение к электрическим сетям территориальных сетевых организаций и (или) стандартизированных тарифных ставок, определяющих величину этой платы

1. Дәүләт Комитетының урнашу урыны: 420015, Татарстан Республикасы, Казан ш., Карл Маркс ур., 66 й.

Дәүләт комитетының эш графигы: Дүшәмбе-пәнҗешәмбе 8.00 - 17.00, Җомга 8.00 - 15.45, тәнәфес: 12.00 сәг. 12.45 сәг. Кадәр, Шимбә, якшәмбе – ял

Җәмәгать транспортында:

10, 10А, 22, 28, 28А, 30, 35, 54, 63, 89, 91 санлы автобуслар , 2, 3, 5, 7, 8 санлы троллейбуслар белән «Толстой» тукталышына кадәр барырга.

Керү шәхесне раслаучы документ белән.

Дәүләт комитетының технологик тоташтыру өчен түләүне җайга салу һәм контрольдә тоту бүлегенең белешмәләр алу өчен телефоннары: 221-82-45, 221-82-37

«Интернет» мәгълүмати-телекоммуникация челтәрендә Дәүләт комитетының рәсми сайты адресы: http://kt.tatarstan.ru, Дәүләт комитетының электрон почта адресы: kt@tatar.ru.

 

2. Дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсе булып түбәндәгеләр тора:

Дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсе мөрәҗәгать итүчегә дәүләт хезмәте күрсәтү өчен Дәүләт комитетына мөрәҗәгать итүнең үзе сайлаган ысулына ярашлы рәвештә бирелә (җибәрелә):

язма рәвештә мөрәҗәгать итүчегә шәхсән яки тапшыру турында хәбәр белән почта аша хат җибәрү юлы белән;

электрон рәвештә электрон документ әйләнеше системасы аша;

электрон рәвештә «Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы» дәүләт мәгълүмат системасында мөрәҗәгать итүченең шәхси кабинетына – http://uslugi.tatarstan.ru (алга таба – Дәүләт хезмәтләре порталы).

 

3. Дәүләт хезмәтен күрсәтү вакыты.

Дәүләт хезмәте, дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле гариза һәм документлар мөрәҗәгать итүче тарафыннан шәхсән, почта аша, электрон рәвештә электрон документ әйләнеше системасы аша тапшырылган очракта, Дәүләт комитеты тарафыннан чираттагы елга кадәрге елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча күрсәтелә.

Дәүләт хезмәте, дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле гариза һәм документлар мөрәҗәгать итүче тарафыннан шәхси кабинет аша дәүләт хезмәтләре порталында тапшырылган очракта, Дәүләт комитеты тарафыннан тарифлар билгеләнә торган чираттагы исәп-хисап чоры башына кадәрге елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча күрсәтелә.

 

4. Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле документларның тулы исемлеге.

Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен мөрәҗәгать итүче, мөрәҗәгать категориясенә һәм нигезенә бәйсез рәвештә, гариза тапшыра:

турыдан-туры Дәүләт комитетына яисә почта аша мөрәҗәгать иткәндә кәгазь чыганактагы документ рәвешендә (әлеге Административ регламентка 1 нче кушымта);

Дәүләт хезмәтләре порталы аша мөрәҗәгать иткәндә көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаланган электрон формада (гаризаның электрон формасына тиешле мәгълүмат кертү юлы белән тутырыла);

электрон формада, көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаланган, электрон документ әйләнеше системасы ярдәмендә мөрәҗәгать иткәндә;

Мөрәҗәгать итүче Дәүләт комитетына мөрәҗәгать иткәндә гариза белән бергә түбәндәге документларны тапшыра:

а) бухгалтерлык исәп-хисабы максатларында мөрәҗәгать итүченең актуаль исәп-хисап сәясәте;

б) Россия Федерациясе Энергетика министрлыгының 2011 елның 13 декабрендәге 585 номерлы боерыгы белән расланган Электр энергетикасында электр энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтү һәм оператив-диспетчерлык идарәсе өлкәсендә табигый монополия субъектлары тарафыннан керемнәрнең һәм чыгымнарның аерым исәбен алып бару тәртибенең 1.3 һәм 1.6 таблицалары нигезендә бухгалтерлык балансының һәм эшчәнлекнең җайга салынулы төрләре буенча керемнәрне һәм чыгымнарны аерым исәпкә алып, бухгалтерлык балансы һәм финанс нәтиҗәләре турында хисап күчермәләре.

в) тоташтыру (технологик ялгау) чараларын гамәлгә ашыру өлкәсендә эшләүче структур бүлекчәләр хезмәткәрләренең сан исәбе, узган календарь елы өчен хезмәткәрләрнең саны һәм хезмәт хакы турында мәгълүматлар булган рәсми статистик хисап формасын теркәп, исәпләмәдә кабул ителгән күрсәткечләр нигезләнгән булырга тиеш;

г) бер технологик тоташтыруга исәпләп, технологик тоташтыру буенча чараларны үтәүгә чыгымнар (әлеге Административ регламентка 2 нче кушымта);

д) транспорт чыгымнарын исәпләү (әлеге Административ регламентка 3 нче кушымта );

е) үтәлгән килешүләр буенча технологик тоташтыру кысаларында электр челтәре хуҗалыгы объектларын төзүгә чыгымнар турында мәгълүмат (әлеге Административ регламентка 4 нче кушымта, электрон рәвештә күрсәтелә);

ж) Россия Федераль салым хезмәтенең 2022 елның 30 июнендәге 490/22 номерлы боерыгы белән расланган Электр челтәрләренә технологик тоташтыру өчен түләү күләмен билгеләү буенча методик күрсәтмәләрнең 16 пунктындагы «а» һәм «в» пунктчаларында каралган технологик тоташтыру буенча чараларны үтәүгә факттагы чыгымнар, 20, 25, 26, 69, 70, 96 бухгалтерлык счетлары буенча өземтәләрне теркәп (әлеге Административ регламентка 5 нче кушымта);

з) үтәлгән килешүләр буенча гариза бирүчеләр реестры һәм электр челтәрләренә технологик тоташтыруларның фактик саны турында мәгълүмат (әлеге Административ регламентка 6 нчы, 7 нче кушымталар);

и) Федераль тарифлар хезмәтенең 2014 елның 11 сентябрендәге 215-э/1 номерлы боерыгы белән расланган Электр челтәрләренә технологик ялгауны гамәлгә ашыруга бәйле, алынмый кала торган керемнәрне билгеләү буенча методик күрсәтмәләр нигезендә технологик ялгау өчен түләүгә кертелми торган, электр челтәрләренә технологик ялгауны гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнар турында мәгълүматлар.

Мөрәҗәгать итүче мөрәҗәгать иткәндә шәхесен таныклаучы документны күрсәтә.

Мөрәҗәгать итүче мәнфәгатьләрен яклаучы зат мөрәҗәгать иткәндә шәхесне раслаучы документ һәм аның мөрәҗәгать итүче мәнфәгатьләрен яклау вәкаләтләрен раслаучы документны күрсәтә.

Ведомствоара мәгълүмати хезмәттәшлек кысаларында дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле документлар алу таләп ителми.

Гариза мөрәҗәгать итүче яки башка вәкаләтле заты тарафыннан имзалана, мөрәҗәгать итүченең мөһере (булган очракта) белән таныклана һәм теркәлә торган нигезләү материаллары исемлеген үз эченә ала.

Мөрәҗәгать итүченең инициативасы буенча, әлеге документлардан һәм материаллардан тыш, түләү (түләү ставкаларын) билгеләү өчен мөһим булган башка документлар һәм материаллар, шул исәптән бәйсез экспертларның эксперт бәяләмәсе дә, тапшырыла ала.

Мөрәҗәгать итүче Дәүләт комитетына гаризага өстәмә материалларны үз инициативасы буенча агымдагы җайга салу чорының 1 ноябреннән дә соңга калмыйча тапшырырга хокуклы.

Гаризага теркәп тапшырыла торган документлар һәм материаллар төп нөсхәдә яки мөрәҗәгать итүче тарафыннан таныкланган күчермәләрдә тапшырыла.

Түләү (түләү ставкаларын) билгеләү турында гариза бланкын мөрәҗәгать итүче Дәүләт комитетына шәхси мөрәҗәгать иткәндә алырга мөмкин. Бланкның электрон рәвеше Дәүләт комитетының рәсми сайтында урнаштырылган.

Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле гариза һәм документлар мөрәҗәгать итүче тарафыннан кәгазьдә түбәндәге ысулларның берсе белән тәкъдим ителергә (җибәрелергә) мөмкин:

мөрәҗәгать итүче тарафыннан шәхсән (ышаныч кәгазе нигезендә мөрәҗәгать итүче исеменнән эш итүче зат тарафыннан);

кулга тапшыру турында белдереп, теркәлгән документлар исемлеге белән почта юлламасы итеп.

Мөрәҗәгать итүче тарафыннан кәгазьдә тапшырыла торган, бер биттән артык барлык документларга номерлар сугыла, алар тегеп куела, соңгы битендә мөрәҗәгать итүченең мөһере (булган очракта) белән беркетелә һәм җитәкчесенең яки аның вәкаләтле вәкиленең имзасы белән таныклана.

Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле гариза һәм документлар шулай ук мөрәҗәгать итүче тарафыннан көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаланган электрон документ рәвешендә, электрон документ әйләнеше системасы

аша, шулай ук Дәүләт хезмәтләре порталы аша тапшырылырга (җибәрелергә) мөмкин.

Электрон документлар түбәндәге форматларда тапшырыла: а) xml – формалаштырылган документлар өчен;

б) doc, docx, odt – формулалары булмаган, текстлы эчтәлектәге документлар өчен (әлеге пунктның «в» пунктчасында күрсәтелгән документлардан тыш);

в) xls, xlsx, ods – исәпләмәләре булган документлар өчен;

г) pdf, jpg, jpeg – формулаларны һәм (яки) график сурәтләрне дә үз эченә алган (әлеге пунктның «в» пунктчасында күрсәтелгән документлардан тыш), шулай ук график сурәтләре булган документларны да кертеп, текстлы эчтәлектәге документлар өчен.

Документның      үз      оригиналын         сканер        аша   уздыру       юлы  белән         электрон документны формалаштыру рөхсәт ителә (күчермәләрне куллану рөхсәт ителми), ул

300 - 500 dpi (масштаб 1:1) мөмкинлегендә документ оригиналы ориентациясен саклап гамәлгә ашырыла, түбәндәге режимнарны кулланып:

«каралы-аклы» (документта график сурәтләр һәм (яки) төсле текст булмаган очракта);

«соры төсмерләрдә» (документта төсле график сурәтләрдән аерыла торган график сурәтләр булган очракта);

«төсле» яки «төсне тулы дәрәҗәсендә тапшыру режимы» (документта төсле график сурәтләр яисә төсле текст булган очракта);

чын нөсхәдәге барлык аутентик билгеләрне, атап әйткәндә: затның график имзасын, мөһерне, бланк чатындагы штампны саклап;

файллар саны һәркайсында текстлы һәм (яки) графикалы мәгълүматлар булган документлар санына туры килергә тиеш.

Электрон документлар документны һәм документтагы битләр санын ачыклау мөмкинлеген тәэмин итәргә тиеш.

xls, xlsx яки ods форматларында тапшырылырга тиешле документлар аерым электрон документ рәвешендә формалаштырыла.

Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле гариза һәм документлар мөрәҗәгать итүче тарафыннан Дәүләт комитетына чираттагы көйләү чорына кадәрге елның 1 сентябренә кадәр тапшырыла.

 

5. Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле документларны кабул итүдән баштартунигезләренеңтулы исемлеге.

Гаризаны һәм дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле документларны кабул итүдән баш тарту өчен нигез булып, билгеләнгән тәртиптә расланмаган чистартулар, язулар, сызып ташланган сүзләр һәм төзәтмәләр булуы тора.

 

6. Дәүләт хезмәте күрсәткәндә мөрәҗәгать итүчедән алына торган түләү күләме һәм аны алу ысуллары.

Дәүләт хезмәте түләүсез күрсәтелә. Тиешле һәм мәҗбүри хезмәтләр күрсәтү таләп ителми.

7. Дәүләт хезмәт күрсәтүләрен алу барышында кабул ителгән карарларга һәм башкарылган гамәлләрга (гамәл кылмауларга) карата дәүләт хезмәт күрсәтүләрен алучыларның судка кадәр (судтан тыш) дәгъва кыла алу хокуклары турында мәгълүмат:   

Дәүләт хезмәт күрсәтүләрен алучылар Дәүләт комитетының, Дәүләт комитетының вазыйфаи затының яисә дәүләт граждан хезмәткәренең гамәлләренә (гамәл кылмауларына) карата Дәүләт комитетында судка кадәр дәгъва белдерергә хокуклы. Рәиснең дәүләт хезмәтен күрсәтүгә бәйле карарларына, гамәлләренә (гамәл кылмауларына) карата шикаятьләр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына юллана

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International