Укучыларны ресурс белән тәэмин итүче предприятиеләрнең тарихы һәм эшчәнлеге белән таныштыра торган традицион «Җайга салучы Җайга салынучылар турында» рубрикасын дәвам иттерәбез. Бүген сезне Әлмәт районы оешмалары белән таныштырабыз.
Әлмәт районы Татарстанның көньяк-көнчыгышында урнашкан. Гомуми мәйданы 2542,93 км². Район составына 99 торак пункт керә. Административ үзәге – Әлмәт шәһәре – Татарстан Республикасының иң эре нефть сәнәгате үзәге. Халык саны 205 мең 592 кеше тәшкил итә.
Әлмәт районында су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә хезмәтләр «Альметьевск-Водоканал» АҖ*, «Пласт басымын саклау өчен технологик сыеклык әзерләү идарәсе« ҖЧҖ* һәм «ТКХ (инженерлык челтәрләре)» МУП тарафыннан күрсәтелә.
Әлмәт муниципаль районы авыл җирлекләренең халык, бюджет һәм башка оешмалары «ТКХ (инженерлык челтәрләре)» муниципаль унитар предприятиесенең эчә торган суын кулланучылар булып тора. Хезмәт күрсәткәндә предприятие 73 скважинаны эксплуатацияли, суүткәргеч челтәрләрнең озынлыгы 189,96 км тәшкил итә.
Кабул ителгән агынты суларны чистарту биологик ысул белән башкарыла. Оешма 3 чистарту корылмасын һәм 8,16 км озынлыктагы су (канализация) челтәрләрен куллана.
Районда җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә хезмәтләр «Әлмәт җылылык челтәрләре» АҖ*,«Альтехносервис» ҖЧҖ, «Тепло-Энергосервис+» ҖЧҖ тарафыннан күрсәтелә.
Хезмәт күрсәтү процессында «Альтехносервис» ҖЧҖ егәрлеге сәгатенә 8,08 Гкал дәрәҗәсендә билгеләнгән, тоташтырыла торган егәрлеге сәгатенә 2,30 Гкал булган 3 котельныйны куллана. Челтәрләрнең озынлыгы 3,112 км тәшкил итә.
«Тепло-Энергосервис+» ҖЧҖ йөкләнеше сәгатенә 54,61 Гкал булган, тоташтырылган егәрлеге сәгатенә 74,82 Гкал дәрәҗәсендәге 3 котельныйдан файдалана. Челтәрләрнең озынлыгы 20,864 км тәшкил итә.
Әлмәт районында кайнар су белән тәэмин итү хезмәтләрен «ТаграС-ЭнергоСервис» ҖЧҖ, «Тепло-Энергосервис+» ҖЧҖ, «Светсервис» МУП һәм «Әлмәт җылылык челтәрләре» АҖ күрсәтә.
Район территориясендә каты коммуналь калдыкларны күмү буенча эшчәнлекне «Экосервис» АҖ башкара.
*Оешма турында мәгълүмат «Татариядән Татарстанга» рубрикасында басылып чыкты
Источник: www.carobka.ru
https://ru.wikipedia.org