«Татариядән Татарстанга»: «Татэнергосбыт» АҖ

Республиканың җайга салынулы оешмалары, аларның барлыкка килү һәм үсеш тарихы турында «Татариядән Татарстанга» дигән традицион рубрикабызны дәвам иттерәбез. 

«Татэнергосбыт» АҖ Татарстан Республикасы территориясендә электр энергиясен гарантияләүче булып тора һәм гражданнар-кулланучылар белән төзелгән электр белән тәэмин итү шартнамәләре нигезендә коммуналь хезмәтләр күрсәтүне гамәлгә ашыра.  

Компания тарихы.

 1932 елның гыйнварына кадәр Казан коммуналь трестының «Эльводтрам» абонент хезмәте электр энергиясен сату, ягъни счетлар язу һәм акча җыю функцияләрен башкарган.

1932 нче елның гыйнварында  абонент хезмәте һәм счетчиклар остаханәсе «Энергосбыт» цехына берләштерелә һәм «Татэнерго» район энергетика идарәсенең электр тогы хуҗалыгына керә.

1941-1963 елларда Казан, шул исәптән Җиңүне якынайтырга булышып, СССРның иң куәтле сәнәгать шәһәрләренең берсенә әверелә. Энергетиклар үз бурычларын намус белән үтиләр һәм сәнәгый Казанны таләп ителгән күләмдә һәм сыйфатлы итеп электр белән тәэмин итәләр. Сугыш елларында электр куллану күләмнәре җитди чикләнгән була. «Барысы да Җиңү өчен» – бу сүзләр шигарь генә түгел, ә сугыш елларында Татарстан энергетикларының техник сәясәте дә була. Сугыштан соңгы елларда халык хуҗалыгын торгызуга тотыналар. Республиканың авыл районнарын массакүләм рәвештә электрлаштыру өчен яхшы техник һәм оештыру алшартлары булдырыла.

1964-1981 елларда башка электр челтәрләре белән үзара бәйләнеш башлана. Кулланучыларга хезмәт күрсәтү өчен «Энергосбыт» бүлекчәләрендә ел саен контролерлар һәм электромонтерлар штаты арттырыла. 

Бу елларда «Энергосбыт» эшчәнлеге сизелерлек дәрәҗәдә киңәя. Абонентлар белән җибәрелгән электр энергиясе өчен бердәм исәп-хисап системасы кертелә, авыл кулланучылары арасында хисапсызлыкны бетерү эше яхшыртыла.

1982-2008 еллар. Алынган мәгълүматны эшкәртү, анализлау һәм исәпләү өчен программа эшләнә һәм камилләштерелә. Татарстанда илдә беренчеләрдән булып бу юнәлештә яңа технологияләр һәм техника кулланыла башлый.

90нчы еллар энергия ресурсларының барлык төрләре өчен исәпләү приборларыннан белешмәләрне дистанцион җыю технологияләренең үсеше белән билгеләнә.

Ике меңьеллык тоташкан мәлдә илнең бердәм энергия системасын модернизацияләү һәм реформалаштыру башлана. Татэнергосбыт мөстәкыйль компаниягә әверелә.

2009 - 2019 еллар. Компания клиентларга юнәлтелгән сәясәт алып бара. Кулланучылар белән эшләү өчен комплекслы мәгълүмат системаларын кертүгә зур игътибар бирелә. Кулланучылардан мәгълүмат тапшыру һәм алу автоматлаштырыла.

2020 елда торак-коммуналь хезмәтләр өчен физик затлар өчен яңа шәхси кабинет һәм мобиль кушымта булдырыла, шулай ук ТКХ өчен түләү һәм шәхси кабинетта теркәлмичә «Татэнергосбыт» АҖ сайтында күрсәтмәләрне тапшыру мөмкинлеге тормышка ашырыла.

Бердәм исәп-хисап үзәген кушылдыруга бәйле рәвештә, ике биллинг системасын интеграцияләү гамәлгә ашырыла, клиентларга дистанцион хезмәт күрсәтү эше җайга салына.

2020 елның мартында бердәм түләү документына элегрәк тәэминатчылар тарафыннан аерым квитанцияләр бирелеп килгән берничә коммуналь хезмәтне (электр белән тәэмин итү, каты коммуналь калдыклар белән эш итү һәм су белән тәэмин итү, шулай ук торак хезмәтләрен күрсәтү) берләштерү эш тәмамлана. Бу халыкка барлык торак-коммуналь хезмәтләр өчен дә берьюлы түләү мөмкинлеген бирә.

2020 елның 1 июлендә «Россия Федерациясендә электр энергиясен (егәрлек) исәпкә алу системалары үсеше белән бәйле Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 27.12.2018 ел, № 522-ФЗ федераль закон нигезендә, «Татэнергосбыт» АҖ республика кулланучыларына «акыллы» счетчиклар урнаштыруны үз эченә алган электр энергиясен исәпкә алуның интеллектуаль системаларын булдыруга керешә.

2020 елда республиканың 34 районында 20188 исәпләү приборы алыштырыла.

2021 ел. «Татэнергосбыт» АҖ 1,7 миллионнан артык физик һәм 43000 юридик затка хезмәт күрсәтә. Исәпкә алу приборлары күрсәткечләрен кабул итү һәм тапшыру эше автоматлаштырыла. Агентлык шартнамәләре һәм банк өземтәләре базасын үз эченә алган электрон архив гамәлгә кертелә.

 2021 елның февралендә «Татэнергосбыт» АҖ «Энергоньюс» тармак интернет-порталы үткәргән «Россиянең иң яхшы энергосбыт компаниясе» XI Бөтенроссия конкурсында җиңү яулый.

2021 елның декабрендә «Татэнергосбыт» АҖ «Россиянең иң яхшы энергосбыт компаниясе-2021» XI Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре буенча I урынны ала, анда РФнең 64 субъектыннан 58 компания катнаша. Катнашучыларны 16 төбәктән электр энергетикасы белгечләре кергән экспертлар жюрие бәяли.

 

Материаллар: www.tatenergosbyt.ru


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International