«Татариядән Татарстанга»: «Бөгелмә» аэропорты» ҖЧҖ

1953 елның 10 июле Бөгелмә авиапредприятиесенең туган көне булып санала.

Бу максатлар өчен хезмәтләр һәм хезмәт күрсәтүче персонал өчен җыелма-щиттан йорт төзелә, телефон элемтәсе ясала, агрегат, склад биналары төзелә, юл ремонтлана. Аэропортта нибары 5 кеше эшли. Аэропорт башлыгы Кондратьев Михаил Исаевич була, ул шулай ук авиатехник вазыйфаларын да башкара. Аэровокзал барак тибындагы бинада урнаша, касса һәм көтү залы 18-20 кв.метр тәшкил итә.

1955 елның июнендә Казан авиапредприятиесенең АН-2 самолетында Казан-Бөгелмә-Казан маршруты буенча беренче пассажир авиалиниясе ачыла.

1956 елның 10 февралендә аэропорт җитәкчесе Бондаренко Василий Денисович була. Аэропорт эшчеләре саны 8 кешегә җитә.

1957 елның 14 июненнән Казан авиапредприятиесенең Ли-2 һәм Ил-14 самолетларында пассажир рейслары башкарыла башлый.

1960 елда яктырту һәм радионавигация системасы (ОСП) кертелә, бу исә ясалма өслекле яңа ВПП белән тәүлек буе очышлар үткәрергә мөмкинлек бирә.

1964 елда аэровокзал сафка бастырыла, авиабилетлар алдан сатыла торган шәһәр агентлыгы ачыла.

1965 елда Бөгелмә аэропортына беренче тапкыр АН-24 самолеты төшә. Бу вакыйга турында республика матбугатында хәбәр ителә һәм республика телевидениесендә күрсәтелә.

1967 ел – Бөгелмә аэропортына АН-2 самолетлары звеносы куела. Шул ук елны бу звено авиа­эскадрилья итеп үзгәртелә.

1969 елда авиаэскадриль командиры итеп Баканов Владимир Иванович билгеләнә, авиапредприятиедә 150 кеше эшли.

1972 елда Бөгелмә авиапредприятиесе илдә беренчеләрдән булып ЯК-40 самолетларын ала һәм алардан файдалана башлый.

1974 елның июлендә Берләшкән авиаэскадрилья базасында Берләшкән авиаотряд төзелә. Берләшкән авиация отряды командиры итеп авиапредприятие үсешенә күп көч куйган Нестеров Василий Максимович билгеләнә. Аның җаваплылыгы, энергиясе, куелган максатка таба бара белүе аркасында, авиапредприятие гражданнар авиациясе идарәсенең Идел буе предприятиеләре арасында иң яхшыларның берсе булып тора.

1975 елда аэропорт һәм шәһәр арасында күп каналлы радиорелейлы элемтә линиясе кертелә. Матди-техник база җирле нефть сәнәгате оешмалары хисабына төзелә, чагыштырмача аз срокларда мөһим объектлар торгызыла­.

1979 елда Бөгелмә ААҖ хезмәткәрләренең саны 1200 кешегә җитә. Күп кенә хезмәткәрләр орден һәм медальләр ала, ә авиапредприятие үзе Кызыл Байрак белән бүләкләнә.

1984 елдан авиапредприятиене Асапов Александр Николаевич җитәкли. Яңа объектлар төзелеше бара. Әмма илдәге катлаулы икътисадый хәл 80нче елларда авиапредприятиене исән калу чигенә куя, рейслар саны кими, авиапредприятиенең икътисадый күрсәткечләре кискен төшә.

1989 елның 8 февралендә предприятие җитәкчесе вазыйфасына сайлау нәтиҗәсендә Трубаев Петр Владимирович билгеләнә. «Татнефть» ААҖ белән тыгыз хезмәттәшлек аркасында авиапредприятие эшләвен һәм үсешен дәвам итә.

1996 елда Мәскәү, Казан, Түбән Вартовск, Санкт-Петербург, Краснодар, Сочига даими очышлар бара. Регионда халыкның тормыш-көнкүреше арту сәбәпле, Россиянең фәнни-мәдәни үзәкләренә һәм БДБ буенча ял итү урыннарына яңа рейслар кертү мөмкинлеге барлыкка килә. 

2003 елның гыйнварында ике Як-40 самолеты халыкара авиакомпанияләр буйлап очу өчен үзгәртеп корыла. Хезмәткәрләр саны 386 кеше тәшкил итә.

2008 елның февралендә «Бөгелмә авиапредприятиесе» ААҖ Директорлар советы тарафыннан «CRJ-200 LR» һава судносын эксплуатацияләү программасы хуплана һәм тормышка ашырыла башлый.

2010 елның 29 гыйнварында «Бөгелмә авиапредприятиесе» ААҖ «АК БАРС АЭРО» ААҖ дип үзгәртелә. Авиакомпания лайнер бортындагы хезмәт дәрәҗәсен гел яхшырта, пассажирларга хезмәт күрсәтү уңайлылыгын һәм сыйфатын күтәрүгә игътибар итә.

2010-2011 елларда CRJ – 200 һава судноларында Россия һәм чит илләргә даими очышлар башлана. 

2012 елның ноябрендә «АК БАРС АЭРО» ААҖ яңа юридик зат - «Бөгелмә» аэропорты» ҖЧҖ бүлеп чыгарыла. Директор итеп Шакиров Ринат Рәшид улы билгеләнә.

 

Чыганак: http://bugavia.ru/aviacompany/nasha_istoriya.php


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International