«Татариядән Татарстанга»: «Электротранспорт» ҖЧҖ

1970 елда СССР автомобиль сәнәгате министры боерыгы белән трамвай идарәсен булдыру һәм формалаштыру турында хәбәр ителә. Даталар һәм вакыйгалар елъязмасы үз башлангычын ала.

Чаллыда ерак җитмешенче елларда трамвай хәрәкәтенең рәсми ачылышы әһәмиятле вакыйга була. Заводлар төзелә, шәһәр тиз темплар белән киңәйтелә — бу һәм башка фактлар пассажирлар өчен трамвай хәрәкәтенең кирәк булуын күрсәтә.

Чаллы Татарстанда трамвай юлын ярган, шул рәвешле автогигант тормышының яңа стандартларын һәм яңа горизонтларын ачкан өченче шәһәр була. Беренче маршрут ачылган көннән башлап, трамвай торак бистәләрне КАМАЗ заводлары белән тоташтыручы бердәнбер һәм төп транспорт чарасына әверелә. Тәүлек буе эшләү режимы трамвай идарәсенең беренче җитәкчесе Николай Петрович Шунковка һәм төзелгән трамвай идарәсе коллективына җаваплы йөк була.

Император Россиясендә беренче электр трамвае 1893 елда Киевтә барлыкка килә. Аннары Россия трамвае данын Түбән Новгород 1896 елда кабул итә. Чаллы бу исемлеккә 1972 елда Казан һәм Түбән Камадан соң килеп керә. Чаллы шәһәрендә трамвай йөртүчеләрнең беренче җыелмасы - теләүчеләр күп, ә трамвай һөнәре ияләре юк. Кызларны һәм егетләрне Казан, Уфа, Чиләбегә курсларга җибәрергә карар кылына. Аннан инде аттестацияләнгән машина йөртүчеләр әйләнеп кайта.

Трамвай белән идарә итү өчен беренче имтихан көне  рейсны сыный башлау көне була. 1972 елның 30 декабрендә бөтен шәһәр, тын алып, булган хәлне күзәтә. Сидоровка бистәсеннән КПСС шәһәр комитетына кадәр вагон чыга, аның пассажирлары арасында КАМАЗ генераль директоры Лев Васильев та була. Шофер Фәрзидә Хәмәдиева коллектив алдына куелган бурычның ахыргы этабын үти.

Шәһәр трамваеның даими хәрәкәте башланган көнгә алар җентекләп һәм бөтен җаваплылык белән әзерләнгән булалар. Барлык трамвайчы хезмәтләре һәм бүлекчәләре ярдәмендә, 1973 елның 8 октябрендә Александр Сафонова коллектив уйлаган беренче вагонның беренче рейсын, пассажирларны утыртып, «Депо — Сидоровка» беренче маршруты буенча башкара. Шуннан башлана инде, трамвайның даими эше кайнап тора. Тәгәрмәчләр тавышы шәһәр халкына һәм кунакларга даими рәвештә трамвай йөрүен искәртеп тора, димәк, шәһәр трамвае — пассажирлар хәрәкәтенең беренче карлыгачы – ышанычлы эшли башлый.

«Электротранспорт» ҖЧҖ эшчәнлек өлкәләре булып түбәндәгеләр тора:

- трамвайларны эксплуатацияләүне тәэмин итү;

- пассажирлар йөртү;

- Чаллы шәһәрендә электр транспортының алга таба үсеше.

«Электротранспорт» ҖЧҖнең трамвай паркы 118 берәмлек тәшкил итә. Көн саен линиягә 96га якын вагон чыгарыла.

 

«Электротранспорт» ҖЧҖ материаллары буенча»


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International