ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында 7 октябрьдә эшче тариф комиссиясе утырышы булып узды, анда 2022 елга су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларына тоташтыруга тарифлар билгеләү мәсьәләсе каралды. Киңәшмәне технологик тоташтыру өчен түләүне җайга салу һәм контрольдә тоту бүлеге башлыгы Ильвира Хәмид кызы Шакирҗанова үткәрде.