Сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләр, шулай ук ТАССР халык хуҗалыгына һәм халкына күрсәтелә торган башка хезмәтләргә тарифлар билгеләү һәм куллану тәртибен алга таба камилләштерү турында
РСФСР Министрлар Советының «Халык куллана торган товарларга ваклап сату бәяләрен һәм РСФСР халкына күрсәтелә торган хезмәтләргә тарифлар билгеләү һәм куллану практикасын яхшырту чаралары турында» 1971 елның 21 июлендәге карарын үтәү максатында ТАССР Министрлар Советы карар бирә
Бәяләр бүлегенә бәя билгеләү һәм бәяләрне һәм тарифларны раслау буенча материаллар әзерләү мәсьәләләре генә түгел, бәяләрне һәм тарифларны билгеләү һәм куллануны контрольдә тоту нәтиҗәлелеген арттыру бурычы да йөкләнгән була
Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгын һәм Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 50 еллыгын бәйрәм итү һәм аңа әзерлек кысаларында Татарстан Республикасында дәүләт тарафыннан тарифларны җайга салу органы барлыкка килүгә һәм аның үсешенә багышланган күргәзмә әзерләнә, өлешчә урнаштырылган да