ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләрнең хәрби тарихлары турында сөйләвен дәвам итә. Бүген гомуми тәэмин итү һәм эшчәнлек бүлегенең әйдәп баручы белгече Анжелика Абдрахманованың карт бабасы – генерал-майор, легендар 112 нче (соңрак – 16 нчы гвардия) Башкорт кавалерия дивизиясе командиры Миңнегали Минһаҗ улы Шәйморатов турында сөйләрбез.
9 май көнне Дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев Мамадыш муниципаль районында булды һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган парадта катнашты.