9 май көнне Дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев Мамадыш муниципаль районында булды һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган парадта катнашты.
Парад шәһәр үзәгендә бик күп кунакларны җыйды. Бәйрәм колоннасында шәһәрнең барлык предприятиеләре һәм оешмалары, мәгариф учреждениеләре, иҗтимагый оешмалар коллективлары катнашты. Бәйрәмдә сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар бар иде.
Район башлыгы Анатолий Иванов сәламләү һәм котлау сүзләреннән соң, Александр Груничев мамадышлыларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын укыды.
Тантаналы митинг Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.
Бәйрәм парадында катнашмаган ветераннарны Александр Груничев һәм район башлыгы Анатолий Иванов өйләренә барып котладылар.