Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:
1. "Мәләкәс аръягы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – "Чаллы ш. "Мәләкәс аръягы" районының 22 микрорайонындагы 22-08 номерлы 10 катлы торак йорт"ны "ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең салкын су белән тәэмин итү буенча үзәкләштерелгән системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү килештерү хакында.
2. "Мәләкәс аръягы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – "Чаллы ш. "Мәләкәс аръягы" районының 22 микрорайонындагы 22-08 номерлы 10 катлы торак йорт"ны "ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең су бүлү буенча үзәкләштерелгән системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү килештерү хакында.
2. "Казан сөт комбинаты" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) тарифлар килештерү хакында.
4. "Су белән тәэмин итү һәм канализация үзәге" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте өчен эчә торган суга һәм су бүлүгә тарифлар килештерү хакында.
5. Кайнар су белән тәэмин итүнең ябык системаларында "Карсар" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан җиткерелә торган кайнар суга тарифлар килештерү хакында.
6. Кайнар су белән тәэмин итүнең ябык системаларында "Казан сөт комбинаты" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан җиткерелә торган кайнар суга тарифлар килештерү хакында.
Мәсьәләләр Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенә карау өчен кертелде.