2017 елның 29 августында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында ТР ТДК Иҗтимагый советының чираттагы утырышы булды.
Иҗтимагый совет рәисе Николай Борознов җитәкчелегендә түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:
1. Су белән тәэмин итү һәм су бүлү өлкәсендәге норматив хокукый актларга үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәр хакында.
Чыгыш ясаучы – Чучкалов Владимир Юрьевич, "Челныводоканал" ҖЧҖ генераль директоры урынбасары – коммерция директоры
2. Тариф чишелешләрен кабул итү өчен методологик нигез буларак Альтернатив бәя һәм икътисадый рента концепциясе буенча эш барышы турында.
Чыгыш ясаучы – Вечеров Игорь Борисович, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет рәисе урынбасары