Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:
1. Татарстан Республикасы өчен һәм аның составына керүче муниципаль берәмлекләр өчен техник карау пунктлары белән халыкның минималь тәэмин ителү нормативларын билгеләү хакында.
2. "Энергоресурс" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) тарифлар билгеләү хакында.
3. Эчә торган суга, техник суга (әйләнешле су белән тәэмин итү), су бүлүгә (сәнәгать һәм явым-төшем агынтылары) тарифлар билгеләү хакында.
(Әлмәт м.р.: "ЖКХ-Сулеево" ҖЧҖ; Казан ш.: "Казаньоргсинтез" ХАҖ)
4. 2017-2020 елларга "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" ачык акционерлык җәмгыяте өчен каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү, йогышсызландыру һәм күмү хезмәтләренә тарифлар билгеләү хакында.
5. "Торак инвестиция компаниясе – НК" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – "Түбән Кама ш. 15 мкр. тышкы инженерлык челтәрләре булган №4 торак йорт"ны "Су үткәрү-канализацияләү һәм энергетика хуҗалыгы" акционерлык җәмгыятенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү билгеләү хакында.
6. "Торак инвестиция компаниясе – НК" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – "Түбән Кама ш. 15 мкр. тышкы инженерлык челтәрләре булган №4 торак йорт"ны "Су үткәрү-канализацияләү һәм энергетика хуҗалыгы" акционерлык җәмгыятенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү билгеләү хакында.
Карап тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынгач Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында басылып чыгачак һәм ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.