Мәгълүмат хаты!

2017 елның 23 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы прокуратурасының Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының (алга таба – Дәүләт комитеты) "Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының "Татарстан Республикасы территориясендә халыкны электр белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәттән файдалану нормативларын раслау турында" 07.10.2016 №6-79/тп карарына үзгәрешләр кертү хакында" 05.05.2017 №6-53/тп карарына ризасызлык белдерүе нигезендә, "күпфатирлы йортның катлар саны" күрсәткече йортның гомуми ихтыяҗлары өчен электр белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәттән файдалану нормативын билгеләү максатларында күпфатирлы йортларны дифференциацияләү критериясе була алмый. Аналогик нәтиҗәләр барлыкка килгән суд тәҗрибәсендә дә бәян ителә (Россия Федерациясе Югары Суды Административ эшләр буенча суд коллегиясенең 14.08.2013 №85-АПГ13-3, 26.11.2014 №73-АПГ14-12 билгеләмәләре, Тула өлкәсе судының №3а-164/2016 эш буенча 23.05.2016 карарлары, Ульян өлкәсе судының №3-3/2014 эш буенча 06.02.2014 карарлары).

Татарстан Республикасы прокуратурасы тарафыннан белдерелгән ризасызлыкны үтәү максатында Дәүләт комитетының 21.07.2017 №6-66/тп карары нигезендә күпфатирлы йортта гомуми милекне карап тоту максатларында электр энергиясеннән файдалануның нормативлары катларга дифференциацияләнмичә расланды.

Сылтама: 1)http://kt.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_1069947.pdf

               2)http://kt.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_1065615.pdf

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International