2017 елның 25 августында Мәскәү вакыты белән 10:00 сәгатьтә "Управление ЖКХ" мәгълүмат порталы "Бер системада төрле милекчелек формалары булганда коммуналь комплекс системасының аерым объектларын концессиягә тапшыру буенча катлаулы мәсьәләләр" темасына россиякүләм гамәли вебинар оештыра.
Россия Федерациясе Төзелеш һәм ТКХ министрлыгы вәкиле вебинарда катнашучыларга Концессия килешүләре төзүнең Закон һәм норматив базасына кертелер дип көтелүче үзгәрешләр хакында сөйләячәк.
Россия Монополоиягә каршы федераль хезмәтнең Торак һәм коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә җайга салу идарәсе башлыгы урынбасары Александр Сергеевич Федяков Концессия килешүләрен төзү өлкәсендә еш бирелә торган сорауларга җавап бирәчәк.
Вебинарга теркәлү өчен теркәлү бланкын тутырырга һәм түбәндәге e-mail адресына җибәрергә кирәк: ilyas@od-group.ru или d.klushkin@od-group.ru.
Теркәлү бланкын түбәндәге рәсми сайттан алырга була: www.upravlenie-gkh.ru.
Вебинар турында тулырак мәгълүматларны проект координаторларыннан белешергә мөмкин:
Гобәйдулин Ильяс Мәкъсүт улы, тел. +7-499-372-10-39, +7-905-574-97-84, e-mail: ilyas@od-group.ru
Клюшкин Дмитрий Юрьевич, тел. +7-499-372-10-39, +7-985-189-20-09, e-mail: d.klushkin@od-group.ru
http://upravlenie-gkh.ru/meropriyatiya/meropriyatie-detalno.php?ID=3766