Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы булды

2017 елның 22 августы, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:

1. Татарстан Республикасы өчен һәм аның составына керүче муниципаль берәмлекләр өчен техник карау пунктлары белән халыкның минималь тәэмин ителү нормативларын килештерү хакында.

2. "Энергоресурс" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) тарифлар килештерү хакында.

3. Эчә торган суга, техник суга (әйләнешле су белән тәэмин итү), су бүлүгә (сәнәгать һәм явым-төшем агынтылары) тарифлар килештерү хакында.

4. 2017-2020 елларга "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" ачык акционерлык җәмгыяте өчен каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү, йогышсызландыру һәм күмү хезмәтләренә тарифлар килештерү хакында.

5. "Торак инвестиция компаниясе – НК" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – "Түбән Кама ш. 15 мкр. тышкы инженерлык челтәрләре булган №4 торак йорт"ны "Су үткәрү-канализацияләү һәм энергетика хуҗалыгы" акционерлык җәмгыятенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү килештерү хакында.

6. "Торак инвестиция компаниясе – НК" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – "Түбән Кама ш. 15 мкр. тышкы инженерлык челтәрләре булган №4 торак йорт"ны "Су үткәрү-канализацияләү һәм энергетика хуҗалыгы" акционерлык җәмгыятенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү килештерү хакында.

Мәсьәләләр Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенә карау өчен кертелде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International