28-30 август көннәрендә Казанда Чайковский урамы буенча хәрәкәт итү чикләнәчәк. 21, 23, 25 санлы йортлар тирәсендәге юл өлеше тулысынча ябылачак.
Юлны чикләү явым-төшем канализациясе коруга бәйле, дип хәбәр итә Казанның тышкы төзекләндерү комитеты. Шәһәрнең Башкарма комитеты автомобиль хуҗаларына игътибарлы булырга һәм вакытлы юл билгеләре таләпләрен үтәргә куша.
http://www.kzn.ru/news/60473-s-28-do-30-avgusta-v-kazani-budet-zakryta-ulchajkovskogo