15 августта кайбер Казан йортларында электр энергиясе булмаячак. Шәһәрнең Авиатөзелеш, Вахитов, Яңа Савин, Идел буе һәм Совет районнарындагы йортларда ут сүндереләчәк.
8.00 сәгатьтән башлап 17.00 сәгатькә кадәр Авиатөзелеш районының түбәндәге адресларында ут сүнәчәк: Краснодонская ур., 124-182, 135-189; Смоленская ур., 82-138, 91-141а.
8.00 сәгатьтән башлап 17.00 сәгатькә кадәр Вахитов районының түбәндәге адресларында уттан өзү планлаштырыла: Гоголь ур., 16, 18а, 19, 23, 23а, 29; Щапов ур., 11, 13, 21.
13.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Яңа Савин районындагы түбәндәге адресларда ут булмаячак: Мусин ур., 68, 68а, 70, 72, 74.
9.00 сәгатьтән башлап 17.00 сәгатькә кадәр Идел буе районының түбәндәге адресларында уттан өзү планлаштырыла: Борисковская; Дәүләки; Ерак Кабан урамнары; Даурия ур., 10, 16б; Оренбург тракты ур., 2.
9.00 сәгатьтән башлап 18.00 сәгатькә кадәр Совет районының түбәндәге адресларында ут сүнәчәк: 2-нче Азино ур., 5-43; Академик Губкин ур., 48, 52б; Кызыл Позиция ур., 2а, 6, 8. Шушы ук вакытларда Көлсәет бистәсенең түбәндәге урамнарында да электрдан өзәчәкләр: Төп ур., 33-87.
Моннан тыш, уттан өзү эшләре Казанның Авиатөзелеш, Вахитов, Идел буе һәм Совет районнарындагы кайбер сәнәгать һәм хакимият биналарына да кагылачак.
Уттан өзү эшләре Казан электр челтәрләренең ЛЭП, трансформатор подстанцияләренең электротехник җайланмаларына планлы ремонт ясауга һәм бүлү челтәрләре җайланмаларына техник хезмәт күрсәтү эшләренә бәйле, дип хәбәр итә "Челтәр компаниясе" ААҖ.
http://www.kzn.ru/news/60429-15-avgusta-v-ryade-domov-kazani-ne-budet-sveta