30 октябрьгә кадәр Казанда Татарстан урамыннан алып А.Айдинов урамына кадәрге өлешендә М.Сәлимҗанов урамының транспорт йөри торган урыны өлешчә ябык булачак (бер генә хәрәкәт итү юнәлеше). Бу хакта Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарының 2017 елның 1 августындагы 2568р номерлы боерыгында әйтелә.
Хәрәкәтне чикләү Кабан күле ярларын төзекләндерү эшләре үткәрелүгә бәйле.
http://www.kzn.ru/news/60382-do-30-oktyabrya-v-kazani-chastichno-zakryta-ulmsalimzhanova