10 августта Казанның кайбер йортларында ут булмаячак

2017 елның 9 августы, чәршәмбе

10 августта кайбер Казан йортларында электр энергиясе булмаячак. Шәһәрнең Авиатөзелеш, Мәскәү, Яңа Савин, Идел буе һәм Совет районнарындагы йортларда ут сүндереләчәк.

8.00 сәгатьтән башлап 20.00 сәгатькә кадәр Авиатөзелеш районының түбәндәге адресларында ут булмаячак: Ашхабад ур., 113-155, 156-178; Воронихин ур., 42-66, 49-73; Говоров ур., 39-65, 42-82; Кутузов ур., 101-121, 112-136. Шул ук вакытта Кадышево бистәсен дә электрдан өзәчәкләр.

8.00 сәгатьтән башлап 17.00 сәгатькә кадәр Мәскәү районының түбәндәге адресларында уттан өзү планлаштырыла: Декабрстилар ур., 1, 8, 10; Солдат ур., 5; Чистай ур., 3, 3б, 4, 4а, 5, 6, 7, 8, 8а.

8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Яңа Савин районының түбәндәге адресларында яшәүчеләр утсыз калачак: Мусин ур., 29а, 74а; Чистай ур., 73; Чуйков ур., 25, 25а, 29б.

9.00 сәгатьтән башлап 17.00 сәгатькә кадәр Идел буе районының түбәндәге адресларында ут сүнәчәк: Р. Зорге ур., 67; Җиңү пр., 56, 58, 60. Шушы ук вакытларда Восточный бистәсенең түбәндәге урамнарында да ут булмаячак: Вязовая, Остазлар, Нурлы Рассветная, Тихвин, Чияле.

9.00 сәгатьтән башлап 18.00 сәгатькә кадәр Совет районының түбәндәге адресларында уттан өзү планлаштырыла: Ершов ур., 65 ("РТЮ" ААҖенең Казан станциясендәге клиник хастаханә бүлеге); Каштановая ур., 16; Тынычлык ур., 33 (№284 балалар бакчасы). Шушы вакытларда Нагорный бистәсенең Актау урамы буенча яшәүчеләр дә утсыз калачак.

Моннан тыш, уттан өзү эшләре Казанның Мәскәү һәм Совет районнарындагы кайбер сәнәгать һәм хакимият биналарына да кагылачак.

Уттан өзү эшләре Казан электр челтәрләренең ЛЭП, трансформатор подстанцияләренең электротехник җайланмаларына планлы ремонт ясауга һәм бүлү челтәрләре җайланмаларына техник хезмәт күрсәтү эшләренә бәйле, дип хәбәр итә "Челтәр компаниясе" ААҖ.

http://www.kzn.ru/news/60362-10-avgusta-v-ryade-domov-kazani-ne-budet-sveta

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International